Су сыйфатын яхшырту эшләре

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

  Алексеевск ш.т.б.да бистәнең үзәк өлешендә су белән тәэмин итү системаларын яхшырту эшләре үткәрелә.

Калинин урамы буйлап Пионерлар тыкрыгындагы 2, 4 нче күп фатирлы өйләрне су белән тәэмин итүне яхшырту; Павелкин урамы буйлап 24, 25, 26, 26 «а», 27, 28, 29 нчы күп фатирлы өйләрне су белән тәэмин итү; Куйбышев урамы буйлап Октябрь урамындагы 1, 2 нче һәм Куйбышев урамындагы

  47, 49 нчы күп фатирлы өйләрне  су белән тәэмин итүне яхшырту өчен суүткәргеч линияләр салына.

 Бу максатларда “Ромашка” балалар бакчасы янында 50 куб. метр сыйдырышлы суэтем башнясы куелды, бу моңа кадәргесеннән шактый зуррак. Яңа суэтем башнясын яңа суүткәргеч челтәрләрне салып бетергәннән соң тоташтырырга планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International