Булачак җиңүләр файдасына

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

Районыбызда бадминтон буенча ярыш сезонына әзерләнүгә багышланган өйрәнү-күнегүләр ясау җыеннары  башланды.

Районыбызда бадминтонны үстерүгә гаять зур игътибар бирелә. Район үзәгенең  3 нче мәктәбе базасында  бадминтон үзәге эшли һәм үсә. Алексеевск бадминтончыларының исемнәре җиңүләр елъязмасына язылган. Без үз җиребездә төрле дәрәҗәдәге ярышлар үткәрәбез. Мисалга, бу юлы да җыеннарда Түбән Кама, Чистай, Мөслим, Балык Бистәсе районнары бадминтончылары һәм алексеевскилылар катнаша.

  6 августта җыеннарны Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе спортчылары күтәреп алачак. Күләмле спорт чарасы ТР Бадминтон федерациясе һәм Алексеевск районы хакимияте ярдәмендә оештырылды. Мондый чараларның катнашучыларны максатка юнәлешле әзерләү өчен дә, өлкән иптәшләренең тәҗрибәсен бик тиз үзләштерүче балалар өчен дә мөһим икәнлеген билгеләп үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International