Алексеевскилылар исеме –  триатлон елъязмасында

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

22 июльдә триатлон буенча ярышлар  үткәрелде.  Старт һәм финиш «Казан Ривьерасы» территориясендә булды.

Стартка  бөтен Татарстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән  15 яшьтәш алып 63 яшькә кадәрге 200 дән артык триатлет чыкты. Катнашучыларга өч этапны:  750 м йөзү, 20 км велоузышу һәм 5 километр йөгерү этапларын узарга кирәк иде. Шушы җәлеп иткеч спорт бәйгесендә  якташыбыз Алексей Елдашев та катнашты. Ул үз тәэсирләре белән уртаклашты.

 

 

  • Старт «Ривьера» комплексы территориясендә бирелде. Маршрут  Кремль юнәлешендә иде. Велоэтап «Казан Аренасы»  стадионы тирәли туры юлдан узды. Ярышны Казансу елгасы буенда йөгерү төгәлләде.

Йөгерүгә триатлон сөючеләр клубыннан иң көчле, даими катнашучылар һәм җиңүчеләр – халыкара класслы дуатлон буенча спорт мастеры Яковлев Сергей һәм аның тәрбияләнүчесе Кристина Запасная чыкты. Ә аларга лаеклы көндәшлекне триатлон буенча Казан беренчелеге кысаларында  яшүсмерләр һәм яшь егетләр тәшкил итте.

Мин триатлон-спринт уздым, ул  өч этапны: 750 метр йөзүне, 20 километр велосипедта узышуны һәм 5 километр йөгерүне үз эченә алган иде.

200 катнашучыдан 01:01:11 исәбе белән Евграфов Роман иң яхшы дип табылды. Мин дистанцияне 01:37:17 исәбе белән уздым һәм аерым узышучы катнашучылар исемлегендә 89 нчы булдым.

Минем өчен иң авыры йөзү этабы булды, чөнки йөзүдә практикам аз иде. Дистанцияне 18-20 минутта үттем. Велосипедта узышуда кайчак сәгатенә 47 километр уздым. Йөгерү этабында  эчем бик каты авыртты, һәм беренче 3 километрны авыр уздым.

Хисләр чиктән ашты. Мин Татарстанда шундый чаралар - марафоннар, триатлоннар, Зөя тирәли йөзүләрнең  ел саен үткәрелүенә шатмын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International