Алексеевск казаклары Чистайда чыгыш ясады

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

Чистай шәһәренең “Сәгатьчеләр бистәсе” 2 нче торак милекчеләре ширкәте чакыруы буенча “Алексеевск станицасы” казаклары «Ты просто девочка-лето» концертында  катнаштылар.

 Бу концерт Сәгать заводыннан ерак булмаган "Яшьләр" скверында "Чистай җәе" музыкаль проекты кысаларында узды.

Казаклар чистайлыларга кул сугышы элементларын һәм шашка белән эш итү осталыкларын күрсәттеләр.

 Тамашачыларга алексеевскилыларның чыгыш ошады,  һәм аларны үзләренә тагын килергә чакырдылар. Концертны оештыручылар кунакларга бүләк һәм Рәхмәт хаты тапшырдылар.

Концерттан күбрәк фотоларны безнең  alekseyevsk.ru сайтыннан карагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International