Воскресенск чиркәвенең мәхәллә кешеләре Рус Марасасы авылында чиркәү янындагы территорияне төзекләндерү буенча акция үткәрделәр.
Активистларга авыл кешеләре дә кушылды. Алар бергәләп территорияне иске-москыдан, куаклыклардан чистарттылар һәм үләннәрне чаптылар. Шулай ук алар Казан Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә изгеләндерелгән чиркәүнең төп өлеше җимерелгәннән соң ятып калган кирпечләрнең бер өлешен җыештырып алдылар. Анда хәзер чиркәү манарасы гына утырып калган.