Хезмәт ветеранының юбилее

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

2018 елның 30 июлендә Зур Тигәнәле авыл җирлеге башлыгы  Салават Әхмәтҗанов һәм Зур Тигәнәле авыл җирлеге сәркатибе Ләйсән Хәмитшина хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Әшнәк авылы кешесе  Нургалиев Раил Нургали улын  90 яше тулу көне белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.А.Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

Нургалиев Раил Нургали улы  Алексеевск районының Әшнәк авылында туа. Сугыш чорындагы яшьтәшләре кебек үк, колхозда эшли, хуҗалыкта әти-әнисенә булыша. Бөтен хезмәт эшчәнлеген туган совхозына багышлый. Раил Нургали улы алдынгы механизатор, комбайнчы була, күп кенә Мактау грамоталары бар. Хатыны белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Дүрт оныклары һәм дүрт оныкчыклары бар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International