Хезмәт ветеранының туган көне

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

 2018 елның 30 июлендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин, Алексеевск шәһәр җирлеге башлыгы Александр Харитонов, социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хәмзина хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Алексеевск авылы кешесе Гаранина Таисия Андреевнаны  90 яше тулу көне белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.А.Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

  Гаранина Таисия Андреевна  Алексеевск авылында ишле гаиләдә туа. 1941 елда унике яшьлек Таисия Андреевна, 5 сыйныф тәмамлап,  колхозда эшли, басуда чүп үләне утый, бодайны көлтәләргә җыя, ә кышын урманга утынга йөри. Сугыштан соң Алексеевск сөт-консерв комбинатында эшли. Аннары 1 нче яслегә няня булып урнаша, анда 22 ел хезмәт куя. 1953 елда кияүгә чыга һәм өч баласын лаеклы тәрбияли. Алты оныгы һәм унбер оныкчыгы бар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International