Алексеевск районында иң яхшы автоледи билгеләнде

2018 елның 31 июле, сишәмбе

Алексеевск районы үзәгендә “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Чистай бүлекчәсе начальнигы Светлана Сидорова катнашында "Автоледи-2018" конкурсы булып узды. Гүзәл зат вәкилләре  автомобильгә идарә итү осталыгында ярыштылар. Конкурсның гамәли өлешенә кадәр бөтен катнашучы да җитә алмады: автодромга бары тик юл хәрәкәте кагыйдәләренең теоретик имтиханын уңышлы тапшырганнар гына килде. Классик сынаулар:  гараж, парковка, тау, змейканы ледилар чиратлап уздылар. ЮХИДИ хезмәткәрләре Алексей Макаров  белән Рөстәм Хөсәеновлар элементларның үтәлешен бик җентекләп күзәтеп тордылар. Катнашучыларның барысы да призлар алды. Юлия Галкина иң яхшысы булды. Юлиягә республика этабында уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International