2018 елның 30 сентябренә кадәр Россия почтасы “Яңадан мәктәпкә” акциясе үткәрә, аның кысаларында почта бүлекчәләренә килүчеләр мәктәп укучылары өчен төрледән-төрле товарлар: ручкалар, карандашлар, фломастерлар, дәфтәрләр, альбомнар, көндәлекләр, мәктәп рюкзаклары, беренче сыйныф укучылары өчен җыелмалар һәм укучыларга кирәкле башка әйберләрне сатып ала алалар.
“Яңадан мәктәпкә” акциясе өченче ел рәттән уздырыла. Былтыр мәктәп өчен товарларны Россия почтасының уннарча мең клиенты сатып алды. 2018 елда Россия почтасы әйдәп баручы тәэмин итүчеләр белән бергә, бәя һәм сыйфатның иң яхшы нисбәте белән мәктәп товарларын сайлап алып, ассортиментны киңәйтте. Бөтен продукциянең куркынычсызлык сертификатлары бар һәм алар гамәлдәге санитария нормаларына туры киләләр.
Ваклап сату өчен бүлеп бирелгән зоналары булган Россия почтасы бүлекчәләрендә өстәмә рәвештә мәктәп товарлары сату өчен махсус стендлар куелган. Почта бүлекчәләрендә шулай ук кулланма һәм балалар китапларыннан алып, классик һәм хәзерге заман нәфис әдәбиятка кадәр китап продукциясе киң тәкъдим ителгән.
Россия почтасы илдә иң зур филиал челтәренә ия, аның
42 000 мең почта бүлекчәсе бар, аларга ел саен уртача 6 млн.га якын кеше килә. Күп кенә почта бүлекчәләре якында бер генә китап кибете дә булмаган торак пунктларда урнашкан. Шул рәвешчә, Россия почтасы мәктәп товарларын һәм әдәби китапларны зур шәһәрләрдә, шулай ук авылларда яшәүче барлык россиялеләр сатып алырлык итә.
Мәгълүмати белешмә
Россия почтасы – федераль почта операторы, РФның стратегик предприятиеләре исемлегенә керә. Үз эченә бөтен ил буенча 42 мең бүлекчәне ала һәм иң зур хезмәт коллективларының (350 меңгә якын почта хезмәткәре) берсен берләштерә.
Россия почтасы ел саен 2,5 млрд.тан артык хат (шуларның 1 миллиарды - дәүләт органнарыныкы) кабул итә һәм 365 миллионлап посылка эшкәртә.
Россия почтасы Россиядә 20 млн. мөштәригә хезмәт күрсәтә, аларга елына 1 млрд. данә басма матбугат китерә. Россия почтасы аша узучы транзакцияләрнең (пенсияләр, түләүләр һәм акча күчерүләр) еллык күләме 3,5 триллион сум тәшкил итә.
“Россия почтасы” федераль дәүләт почта үзәгенең матбугат хезмәте