«iВолга» Идел буе федераль округының Яшьләр форумы кысаларында бишенче  Россия-Кытай яшьләре форумы ачылды

2018 елның 31 июле, сишәмбе

Делегация составына Татарстан Республикасы Казан (Идел буе) федераль университетыннан 10 студент керде.

 «iВолга» Идел буе федераль округының Яшьләр форумы кысаларында бишенче «Идел-Янцзы» Россия-Кытай яшьләре форумы ачылды. Анда Идел буе федераль округы төбәкләреннән һәм Кытай  Халык Республикасы  Янцзы елгасының Югары, Урта агымыннан 160 студент катнаша.

Делегацияләр составында - Идел буе федераль округы һәм Кытай  Халык Республикасы  төбәкләре вузларының үзләрен укуда, җәмәгать эшләрендә һәм иҗатта актив күрсәткән студентлары.

 Татарстан Республикасыннан делегация составына Казан (Идел буе) федераль университетыннан 10 студент керде. Форум алар өчен  халыкара инновацион проектлар төзүдә платформа булачак.

«Идел -Янцзы»да биш юнәлеш: мәдәни-лингвистик смена, эшмәкәрлек, фән һәм инновацияләр, туризм, мәдәният, сәнгать, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм медиа юнәлешләре эшләячәк.

 Беренче Россия-Кытай форумы 2014 елда «iВолга» Идел буе федераль округының Яшьләр форумы кысаларында үтте. Бу яхшы традициягә әйләнде һәм 2018 елда да  дәвам итте.

 Форум эше Идел буе федераль округының  субъектлары һәм Аньхой, Хубэй, Хунань, Цзянси, Сычуань провинцияләре һәм Чунцин үзәгенә буйсынучы шәһәр арасында мәдәни-икътисадый мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән, шуңа күрә «Идел-Янцзы» Россия-Кытай яшьләре форумында катнашучыларның бурычы –инновацион проктларны бергәләп  төзү һәм тәкъдир итү.

Бүген Идел буе федераль округы төбәкләре һәм  Янцзы елгасының Югары, Урта агымы провинцияләре арасында тыгыз эшлекле һәм мәдәни элемтәләр урнашты. Хәзерге вакытта әлеге формат кысаларында гуманитар өлкәдә  шактый зур нәтиҗәләргә ирешелде: вуз дәрәҗәсендә ике яклы контактлар турында уннарча килешү төзелде, университетлар арасында  еллык академик тәҗрибә алмашулар җайга салынды, уртак тикшеренүләр гамәлгә ашырыла, конференцияләр һәм семинарлар үткәрелә, «Идел-Янцзы» вузлары ассоциациясе булдырылды.

Хәзерге вакытта КНРның 880 студенты Татарстан Республикасы вузларында югары белем ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International