Гражданнарның мөрәҗәгатьләре уңаеннан Татарстан Росреестры кисәтә: дәүләт теркәве, кадастр һәм картография (Росреестр) федераль хезмәте сайтының нәкъ шундый ук сайты барлыкка килде. Аннан файдалану куркыныч булырга мөмкин.
Росреестр Интернет челтәрләреннән файдаланучыларның игътибарын шуңа юнәлтә: rosreestr.ru һәм rosreestr.tatarstan.ru – Татарстан Республикасы Росрестр Идарәсенең бердәнбер рәсми сайты. http://rosereestr.ru, http://rosstreestr.ru, http://rosreestrr.ru сайтларының һ.б.ларның Росреестрга бернинди дә катышлары юк.
Халык файдалана торган кадастр картасына Росреестр (rosreestr.ru порталыннан гына күчәргә мөмкин һәм аңа http://pkk5.rosreestr.ru.адресы буенча гына керергә була. http://roscadastr.com, http://egrp365.ru, http://кадастровая-карта.рф сайтлары һәм башкаларның Росреестрга катышлары юк. Ведомство дизайны һәм символикасы күчермәсен алган шушы һәм башка сайтлардагы мәгълүмат өчен Росреестр җаваплы түгел.
Татарстан Росреестры кисәтә: нәкъ шундый сайтларга мөрәҗәгать итү гариза бирүчеләр өчен акча югалтуларга гына түгел, ә бәлки күчемсез милек өлкәсендә дөрес булмаган мәгълүматлар алуга да китерергә мөмкин.
Хөрмәт белән, Росреестр идарәсенең Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте