«iВолга-2018» яшьләр форумы ачылды

2018 елның 27 июле, җомга

«iВолга-2018» яшьләр форумы ачылды

Татарстан Республикасы  университетларыннан, техникумнарыннан һәм  колледжларыннан 109 студент форумга китте 

2018 елның 26 июлендә Самара өлкәсендәге Фестиваль паркы (Мастрюков күлләре)  мәйданчыгында  Идел буе федераль округының «iВолга-2018»  яшьләр форумы ачылды. Форум  РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле  Михаил Бабич химаясендә һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә уза.

Моңа кадәрге еллардагы кебек үк, «iВолга» Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән меңгә якын кешене берләштерә. Ун көн дәвамында алар белән профессиональ экспертлар, бизнес-тренерлар, галимнәр, шулай ук атаклы кешеләр эшләячәк. Алган белемнәрен исәпкә алып, катнашучылар үз проектларын җентекләп эшли һәм грант фонды өчен көрәшә алачаклар.

Узган биш елда 158 проект грант ярдәме алды һәм төрле шәһәрләрдә, авылларда гамәлгә ашырылды.

Быел  "iВолга" 26 июльдән 4 августка кадәр узачак. Чарада, Кытай Халык Республикасыннан 150 кунакны да кертеп, 2 меңгә якын кеше катнашачак.

 Әйтергә кирәк, «iВолга»  Яшьләр форумында Татарстан Республикасы вәкилләре ел саен катнашалар, аның операторы – Татарстан Республикасы яшь галимнәре һәм белгечләренең төбәк яшьләр җәмәгать хәрәкәте. 2018 елда Татарстан Республикасыннан  655 гариза бирелде.

 Форумга 109 студент, шул исәптән Казан Идел буе федераль округыннан, А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү-техник университетыннан, Казан дәүләт медицина университетыннан, шулай ук КФУның 10 студенты яшьләр Россия Кытай «Волга -Янцзы» форумы сменасына киттеләр. Форумда үз эшләрен Татарстан  Республикасының  күп профильле белем бирү учреждениеләре студентлары да үз эшләрен тәкъдим итәчәкләр.
 Әйтергә кирәк, Форумда катнашучылар арасында  
Германи
ядә Грайфсвальдск университетында укучы Казан кызы да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International