Алексеевск районында велопоход булачак

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Велопоходта катнашырга чакырабыз! Районның велосөючеләре “МАҖАРАЛАР ТӘГӘРМӘЧЕ” велопоходында катнашырга чакырылалар.

  28-29 июльдә  Алексеевск-Речное маршруты буенча велосипедларда сәяхәт итү булачак. Старт шимбә көнне, 28 июльдә, көндезге 12 дә Чиркәү мәйданында. Катнашучыларның яше – 18 дән 35 кә кадәр.

Чара программасында – уеннар, ярышлар, учак янында кичке аш. Велосипед белән иң креатив селфига конкурс. Оештыручылар шулай ук  иң матур киемнәр өчен приз бүләк итәчәкләр.
 Катнашучылар 8-908-346-21-18 телефоны буенча теркәләләр. Велосипедта поход “Аграр яшьләр берләшмәсе” республика җәмәгать берләшмәсе, Алексеевск районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге ярдәмендә үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International