Алексеевск районына вице-премьер – ТР Мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов килде

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Алексеевск районына вице-премьер – ТР Мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов  килде

Район җитәкчесе Сергей Демидов белән алар Алексеевск аграр колледжының машина утарына, тулай торагына, шулай ук уку бинасына бардылар. Алексеевск колледжы базасында ресурс үзәген булдыру мәсьәләсе тикшерелде.

 Ресурс үзәкләре – болар заманча үзәкләр (колледжлар һәм техникумнар), аларда халыкара стандартларга туры килә торган өр- яңа җиһазлар, кадрлар потенциалы һәм база эш бирүчеләре таләпләренә җавап бирүче белем бирү потенциалы тупланган. Әйтергә кирәк, ресурс үзәкләрен төзүдә  профильле предприятиеләр мөһим партнерлык ролен уйныйлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International