Татарстанлыларны “Рус цивилизациясе” халыкара фотоконкурсында катнашырга чакыралар. Катнашучылар «Уникальная природа», «Лица и поколения», «Традиции большой страны», «Архитектура и скульптура» номинацияләрендә көрәшәчәкләр. Милләтләр эшчәнлеге буенча федераль агентлык “Рус цивилизациясе” II Халыкара фотоконкурсының башлануы турында белдерде, дип хәбәр итте милләтләр эшчәнлеге буенча федераль агентлык.
23 июльдән профессиональ фотографлар һәм һәвәскәрләр Россиянең төрле почмакларыннан, шул исәптән Татарстаннан һәм чит илләрдән үзләренең авторлык рәсемнәрен www.ruscivilization.ru сайтына (соңгы биш елда төшерелгән бишкә кадәр фоторәсем) куя алалар. Катнашучылар “Уникальная природа», «Лица и поколения», «Традиции большой страны», «Архитектура и скульптура», «Народное творчество» номинацияләрендә ярышачаклар. Конкурс 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен үткәрелә.
Эшләрне кабул итү 9 сентябрьдә тәмамланачак. Аларны танылган профессиональ фотографлар, рәссамнар, журналистлар һәм конкурс жюрие составына керүче күп кенә башкалар бәяләячәк.
Былтыр фотоконкурс дөньяның 28 илендә яшәүче 1,8 мең кешедән ун меңнән артык рәсем җыйды. Җиңүчеләрнең кайбер эшләре Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кириллга бүләк ителде, ул аларны югары бәяләде.
Фотоконкурслар чит илләрдә зур кызыксыну тудыруларын дәвам иттерәләр. Быел узган ел сайлап алган эшләрнең экспозицияләре рус мәдәниятләре үзәге базасында күп кенә илләрдә тәкъдим ителәчәк.
Җиңүчеләрне бүләкләү көз көне Мәскәүдә булачак.
Чыганак: Татар-информ