Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Сахаровка авылы кешесе Горина Мария Матвеевна 90 нчы туган көнен билгеләп үтте.
Ул Татарстан АССР, Алексеевск районы, Сахаровка авылында туа. Сугыш вакытында Мария Матвеевна урман кисүдә эшли. Сугыш тәмамланганнан соң авыл Советында курьер була. Кияүгә чыга, бер кыз бала табып үстерә. Райпо кибетендә эшли. Шуннан инде лаеклы ялга да китә. Хәзерге вакытта Мария Матвеевна кызы һәм оныклары тәрбиясендә яши. Аның ике оныгы һәм өч оныкчыгы бар.
Юбилярларның барысы да район җитәкчесе Сергей Демидовтан бүләкләр һәм открыткалар, РФ Президенты Владимир Путиннан открыткалар алдылар.