Бу якшәмбедә алексеевскилылар Ахтыр Изге Мәрьям Ана иконасының күчермәсен булдыруның 202 еллыгын билгеләп үтәчәкләр.
Әлеге вакыйганың мәгънәсе турында Алексеевск благочиниесе благочинные протоиерей Павел Чурашов сөйли.
– Соңгы еллар вакыйгалары безгә традицияләрнең кире кайтуы турында хәбәр итә: 1997 елның июлендә, Ахтыр Изге Мәрьям Ана иконасы бәйрәмендә, Богородица үзе изге урынны – Ахтыр коесын эзләп табарга булыша, ул ХХ гасырның 70 нче елларында онытылган була. Шулай ук часовня төзелә, ләкин ул Бөек Ватан сугышы башланганчы ук җимерелә. Һәм 1997 елдан Ахтыр Изге Мәрьям Ана иконасын бәйрәм итү традициягә әйләнә: тәре йөреше, Литургия, Ахтыр коесы янында су белән гыйбадәт кылу мәхәллә кешеләрен, башка шәһәр һәм районнардан һәрвакыт күп санлы хаҗ кылучыларны җыя.
2007 елда беренче тапкыр Ахтыр Изге Мәрьям Ана иконасы елъязмада сурәтләнгән тарихи юл үтте: бәйрәм алдыннан икона Анатыш авылына, тәре йөреше белән Балык Бистәсенә китерелде, анда су белән гыйбадәт кылынды, ә иртән, Литургиядән соң, ул тәре йөреше белән Кама елгасы ярына алып төшелде һәм көймәләр белән Алексеевскига, чишмәгә чыгарылды. Аллага шөкер, бу традиция 10 елдан артык саклана инде.
Быел бәйрәм итү якшәмбегә, ял көненә туры килде, шимбә көн дә күпләр өчен ял көне. Шуңа күрә 14 июльдә көндезге 2 дә Анатыш авылына барып, анда кояш баешыннан алып таң атканчы төне буе гыйбадәт кылуда катнашырга, аннары тәре йөреше белән иконаны тотып, Балык Бистәсенә килергә һәм су белән гыйбадәт кылырга менә дигән мөмкинлегебез бар. Ә якшәмбе көнне, 15 июльдә, иртәнге 7 дә Балык Бистәсенең Казан Изге Мәрьям Ана иконасы храмында, сәгать 8 дә Алексеевск бистәсенең Воскресенск чиркәвендә Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылына. 10 да – иконаны каршы алу өчен Кама елгасы яр буена тәре йөреше. 11 дә су белән гыйбадәт кылу булачак, аннары Вскресенск чиркәвенә тәре йөреше, бөтен кеше өчен әзерләнгән бәйрәм табыны.
Шул ук көнне көндезге 1 дә Собор мәйданында җырчы Анна Сизова безгә онытылмас очрашу минутлары бүләк итәчәк. Кадерле дуслар, бәйрәмдә очрашканга кадәр! Бәйрәмдә Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен катнашачак.