Бу якшәмбедә фубол буенча дөнья кубогына ия булучы билгеләнәчәк. Дөнья чемпионаты матчларында булып, фан-зонаның (күңел ачу һәм ял итү зонасы) кабатланмас атмосферасына чумган алексеевскилылар тәэсирләре белән уртаклашалар.
Спорт мәктәбенең физкультура укытучысы һәм тренеры Сергей Вангаев Франция-Австралия матчына, Казан аренасына могҗиза белән генә килеп эләгә.
- Минем өчен Россиядә дөнья чемпионаты – озак көтеп алган вакыйга, Мин аны һич тә калдыра алмадым, - ди Сергей. - Ләкин билетны алдан сатып алып булмады. Әмма мин өметсезлеккә бирелмәдем, матч көнендә стадион янында сатып алырга карар иттем. Күп санлы җанатарлар арасында мин артык билетлары булган бер парны очраттым. Һәм дөнья футболы йолдызларының уйнавын трибунадан карадым. Шушы футбол бәйрәмендә була һәм ихтимал булган дөнья чемпионнарының уенын карый алганым өчен чиксез шатмын.
Казанның яр буе фан-зонасына барганнан соң тәэсирләре белән Алина һәм Роман Киселевлар уртаклашты:
- Фан-фестта без Уругвай - Россия, Иран - Испания, Франция - Австралия, Корея — Германия, Россия — Испания матчларын карадык. Чемпионат вакытында, әлбәттә инде, Россия өчен җан аттык. Башка командалар уйнаганда өстенлек колумбиялеләр һәм испаниялеләрдә булды. Хорватлар уены бик ошады, бик матур һәм, иң мөһиме, нәтиҗәле уйныйлар.
Һичшиксез, бу менә дигән бәйрәм.