Яшь алексеевскилылар мөселман лагеренда яңа белемнәр һәм тәэсирләр алдылар

2018 елның 13 июле, җомга
Җәй – балалар лагерьларының иң кызган чагы. Инде дистә елдан артык бистәбез мәчетендә мөселман балалары өчен лагерь  оештыру матур бер традициягә әйләнде. Быел да 25 июнь көнне бистәбездә мөселман лагере башланып китте.
Әлеге лагерьларның төп максаты – яшь мөселманнарның дингә ышанычын, Ислам кануннары буенча яшәргә теләген арттыру, аларның әхлагын үстерү һәм Ислам дине турындагы белемнәрен тагын да киңәйтү. Лагерьлар аша бала ислам дөньясында яши, үзе кебек үк Ислам буенча яшәүче яшьтәшләре белән таныша, төрле лекция һәм дәресләр аша Ислам дине турындагы белемнәрен тагын да камилләштерә ала.
Әле кайчан гына мәчет каршында үткәрелүче лагерьларга ял итәргә килгән сабыйлар бүген инде мәчетебезнең даими йөрүчеләре, ислам дине кушканча тормыш алып баралар, башкаларны да үзләре артыннан ияртәләр. Кайберләре инде вожатыйлар булып эшли, мәсәлән Рәхим Вальщиков. Шуңа да яшьләрне балачактан ук иманга тартырга кирәк. Бала күңеле ак кәгазь кебек, ата-аналар шуны аңлап, яшьтән үк тәрбиягә, балаларны дингә тартуга игътибар бирсә, олыгайгач үзләре үк шуның әҗерен күрәчәкләр.
 Сәламәтлекне карап-кайгыртып тору да – һәр мөселманның бурычы. Шуңа да лагерьда футбол, теннис һәм башка хәрәкәтле уеннар оештырыла. Динебез турында төрле танып-белү фильмнары, балаларда әдәп-әхлак тәрбияли торган мультфильмнар да күрсәтелә. Шулай ук лагерь программасына бистәбезнең тарихи-истәлекле урыннарына экскурсияләр оештыру каралган.  
 Кемнәр укыта?
Уку-укытуга, әлбәттә инде, мәчет имамнары,   республикабызның Казан ислам көллияте, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, “Ак өмет” пансионаты, Россия ислам университеты кебек дини уку йортларыннан шәкертләр  җибәрелә. Бездә быел Вилдан хәзрәт балалар белән дәрес алып бара, Ләйлә белән Рәхим аның ярдәмчеләре – -вожатыйлар.
Фәния  белән Мөршидә апалары балаларны тәмле ризыклар белән сыйлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International