“Олимп” балаларның беренче сменасын каршылады

2018 елның 13 июле, җомга


Речное авылыннан ерак түгел “Олимп” балалар спорт палата лагере эшли башлады.
60 баскетболчы, боксчы һәм йөзүче җиде көн дәвамында Кама елгасының бик матур яр буенда ял итәчәк. Менә инде палата лагере 17 нче тапкыр җәелеп китте, анда спортчыларга спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган. Биредә баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары, шулай ук футбол кыры бар. Ачылу тантанасында яшь спортчыларны беренче смена башлану белән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ривкат Сөләйманов һәм Алексеевск балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Кәбиров котлады. Алар балаларга уку елыннан соң көч җыюларын һәм яхшы ял итүләрен теләде.
 Ачылу көнендә балалар өчен лазертаг уены булды.
Лагерьда тәртипне вожатыйлар – балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары күзәтеп-карап торалар, алар балалар белән спорт уеннары һәм иҗат кичәләре үткәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International