Салым түләүдән качу мәсьәләсе – иң әһәмиятле мәсьәлә. Күпләр счетлар буенча ел саен салым түләүне кирәк дип санамыйлар. Өстәлә баручы бурычлар, үсә баручы пенялар шуннан килеп чыга.
Бүгенге көнгә Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә салымнар буенча бурыч салымның төрле төрләре буенча 3500 млн.сумнан артык тәшкил итә. Биредә җир, милек һәм транспорт салымнары да исәпкә алына. Санаганда без 500 сумнан артыграк тәшкил итүче бурычларны гына исәпкә алдык. Бу салым бурычлары буенча чын саннарның һәм бурычлылар санының күбрәк булуын аңлата. Без район бюджетын тулыландыру файдасына салым түләүнең бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә – табибларга, укытучыларга һәм башкаларга гарантияләнгән һәм вакытында хезмәт хакы түләү икәне турында берничә тапкыр әйттек инде. Аларның хезмәтеннән башка хәзер җәмгыятебез яши алмавын һәркайсыбыз белә. Шулай ук район мәктәпләре, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, хастаханәләр дә бюджеттан финанслана.
Шунысы мөһим, әгәр сезгә салым кәгазе килмәсә, сез бу мәсьәләне үзегез кайгыртырга һәм йә салым хезмәтеннән, йә салым түләүченең шәхси кабинетыннан счет алырга тиешсез. Салымнарны түләттерү буенча суд приставлары зур эш башкаралар.
Шул уңайдан суд боерыгын төзегән очракта бурычлылар фамилияләрен атау хокукын үзебездә калдырабыз.