“Заря” газетасының җомга саны укучыларга киләсе атнада гына киләчәк. Казанның “Россия почтасы” бүлү пунктында хата җибәрүләре аркасында “Заря”ның әлеге санын язылучылар киләсе атнада гына ала алачаклар. Уңайсызлыклар күбесенчә бистә кешеләренә кагыла. Авыл җирлекләрендә газетаның җомга санын график буенча алдылар.