Алексеевск районында җирдән файдалану кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү мәсьәләләрен караячаклар

2018 елның 6 июле, җомга

 

Дүшәмбе көнне  сәгать 10 да Алексеевск балалар сәнгать мәктәбендә Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы җирләреннән файдалану  һәм җирлекне төзү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү буенча халык алдында тыңлаулар булачак.

Үзгәрешләр проекты буенча мәгълүмат Алексеевск муниципаль районы сайтында урнаштырылган.

Проектка тәкъдимнәр  язма рәвештә эш көннәрендә иртәнге 10 нан кичке 5 кә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Алексеевск муниципаль районы, Алексеевск ш.т.б., Павелкин урамы,18 нче йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International