Алексеевск районында "Сәләт" форумының өченче сменасы уза

2018 елның 6 июле, җомга

 

4 июльдән  9 ына кадәр ТР  Алексеевск районының Биләр тыюлыгы территориясендә талантлы балалар һәм яшьләр өчен "Сәләт" форумының  өченче сменасы  узачак, дип хәбәр итә  ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының матбугат үзәге.

Быел смена белем бирү өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне өйрәнү (дуаль белем бирү, һөнәри ориентация, онлайн белем бирү)   белән бәйләнгән.

 Смена кысаларында Биләр музей-тыюлыгы территориясен үстерүнең һәртөрле механизмнарын тикшерү барачак. ТР һәм РФ экспертлары һәм галимнәре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре мастер-класслар үткәрәчәкләр,  лабораторияләрдә эшләячәкләр.

 Форумда  Татарстан, Россиядән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән 3,5 мең мәктәп укучысы һәм студент катнашачак. Оештыру комитетына 350 кеше керде. Чакырылган спикерлар, кунаклар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре саны 1200 кеше тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International