2016 елда ТР Элемтә министрлыгы “Ноутбок-укытучыга” программасы кысаларында бирелгән ноутбокларны яңарта башлады.
Яңа уку елы башлануга Татарстан укытучылары 17,5 мең ноутбок алачаклар. Шул рәвешчә, 2018 елда “Ноутбок - укытучыга” программасы кысаларында 2010-2011 елларда бирелгән техниканы яңартуның өчьеллык программасы төгәлләнеп килә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
2010-2011 елларда укытучылар бөтен республика буенча 35 меңнән артык ноутбок алган иде.
“2016 елдан ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мораль яктан искергән җиһазларны алмаштыра башлады. 2016 елда - 10 мең, 2017 дә 17,5 мең ноутбок яңартылды. 2018/2019 елларның яңа уку елы башына тагын 17,5 мең ноутбок белән тәэмин итү планлаштырыла. 2018 елда барлыгы 80 мең ноутбок биреләчәк”, - дип билгеләп үтелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Министрлыкта техниканың искерүенә һәм базарда заманчарак җайланмалар пәйда булуга карап, программаны дәвам иттерү мөмкинлеге дә юк түгел, дип искәртәләр.
Чыганак: Татар-информ