“Үсеш ноктасы” автономияле коммерциянеке булмаган оешма “Инициативалар картасы” проектын гамәлгә ашыра, ул Татарстан Республикасында хәйриячелекне һәм халыкның актив гражданлык позициясен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Социаль яктан ориентлашкан коммерциянеке булмаган оешмаларның IV Республика форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов: “Инициативалар картасы” – эшчәнлеге инициативаларны хуплауга, коммерциянеке булмаган оешмаларның проектларын популярлаштыруга һәм аларга җәмәгатьчелек вәкилләрен тартуга юнәлдерелгән мәйданчык ул”, - дип билгеләп үтте.
Хәзерге вакытта “Инициативалар картасы” интернет-ресурслары мәйданчыкларында “Гөбәдия Cup-2018” сабантуе буенча чемпионат уза. 2018 елның июнендә республиканың барлык районнарында сабан бәйрәме - Сабантуй булды һәм халыкның тавыш бирүе нәтиҗәсендә Сабантуйны барысына караганда да яхшырак үткәргән район билгеләнәчәк.
Тавыш бирү ике турда үткәреләчәк. Татарстанның 43 районы алты төркемгә бүленде (биш төркемдә – 7 район, алтынчы төркемдә – 8 район).
Тавыш бирүнең беренче этабы шушы алты төркем буенча параллель рәвештә ВКонтакте дагы социаль челтәрдә (https://vk.com/@ikarta.tatar-vybiraem-luchshii-sabantui) үткәрелә. Ул 25 июньнән 11 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Һәр төркемнән җиңүчеләр финалга чыга. Йомгаклау тавыш бирүе – Батырлар лигасы - “Инициативалар картасы” сайтында (ikarta.tatar) 16 июльдән 27 июльгә кадәр үткәреләчәк.
Икенче тур җиңүчеләре (Батырлар лигасы) гөбәдия кубогы, «Гөбәдия Сup» һәм Сабантуйны үткәрү буенча Татарстанның рәсми булмаган исемен, икенче һәм өченче урынны алган районнар «Камыр-Батыр Trophy» һәм «Өчпочмак Shield» алачаклар.
Беренче турда тавыш бирү түбәндәге сылтамалар буенча узачак:
Ә
төркеме
(тавыш бирү
https://vk.com/wall-148627351_1784):
Апас,
Буа,
Чүпрәле,
Тәтеш,
Кайбыч,
Югары Ослан, Кама Тамагы.
Ө
төркеме
(тавыш бирү
https://vk.com/wall-148627351_1783):
Әтнә,
Арча,
Балтач,
Биектау,
Яшел Үзән,
Кукмара, Саба.
Ү
төркеме
(тавыш бирү
https://vk.com/wall-148627351_1782):
Теләче
Питрәч,
Лаеш,
Спас,
Әлки, Балык Бистәсе.
Җ
төркеме
(тавыш бирү
https://vk.com/wall-148627351_1781):
Түбән Кама,
Чистай,
Алексеевск,
Яңа Чишмә,
Аксубай, Нурлат, Чирмешән.
Ң
төркеме
(тавыш бирү
https://vk.com/wall-148627351_1780):
Әгерҗе, Менделеевск, Алабуга, Минзәлә, Актаныш,
Тукай, Зәй.
Һ төркеме (тавыш бирү https://vk.com/wall-148627351_1779):
Баулы, Ютазы, Әлмәт, Азнакай, Сарман,
Мөслим, Бөгелмә, Лениногорск.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында иң яхшы Сабантуй өчен барлыгы 8000 нән артык кеше тавыш бирде. Сезгә «Гөбәдия Cup-2018» сабантуе буенча чемпионатта актив катнашырга тәкъдим итәбез.