Инициатив яшьләр төркеме якташыбыз, актер Батаев белән әңгәмәне яздырды.
Яшь операторлар белән сөйләшкәндә Сергей сәнгатькә ничек килүе һәм кыска метражлы “Старый вояка” фильмында режиссер сыйфатында үзенең беренче эше турында сөйләде.
Режиссер проектының авторы Вероника Фролова, Сергей әти-әнисе янына кайткан вакыттан файдаланып, аны интервью язарга чакырды. Актер бик теләп риза булды.
Төшерү бистәбездәге аның туган икенче мәктәбендә узды. Ул анда инде 10 ел булмаган булып чыкты. Әңгәмәне башлар алдыннан Сергей тамырдан үзгәргән мәктәп буйлап йөрде, аның үзгәреп китүенә гаҗәпләнде. Алар сыйныфына беркетелгән 4 нче кабинетта бер генә буын укучылар утырмаган иске парталар урынында заманча өстәлләр тора. Аларның берсе янына утырып, Казан театр училищесын тәмамлаучы мәктәп елларын искә төшерде. Сыйныфташлары, укытучылары, үзенең сыйныф мэре турында искә алды. Сергей белән аралашып, алексеевскилы яшь кинематографлар Казанга укырга киткәнче булачак актерның мәктәпкә уку елларында үзе үстергән 100 дән артык гөл алып килгәнлеген белделәр. Гөл үстерү аның яраткан шөгыле булган.
Мәктәп коридорлары буйлап йөргәндә һәм төрле кабинетларга кергәч, Сергей Батаев аның шәхес булып формалашуына йогынты ясаган педагоглары турында сөйләде. Атап әйткәндә, унберенче сыйныф яныннан үткәндә Сергей тарих укытучысы Анатолий Николаевич Ширшовны җылы сүзләр белән телгә алды. Сыйныф җитәкчесе Ольга Анатольевна Зәйнуллина турында да берничә тапкыр искә төшерде. Спорт залының чишенү бүлмәсендә физкультура укытучысы Владимир Куприяновның Чечнядагы сугыш турында сөйләве исенә төште. Биредә үк, шулай ук бөтен мәктәп кебек тамырдан үзгәргән спортзалда Сергей үзенең әйбәт физик формасын күрсәтте, бик җиңел генә шпагатка утырды. Баскетбол тубын кәрзингә дә ыргытмыйча калмады. Ул заманча ашханәне дә билгеләп үтте. Ул биредә үзенең серен уртаклашты: мәктәптә укыганда аның авырлыгы артык булган. Ул аннан театр училищесында укыганда гына котылган.
Төп төшерүләр актлар залында узды, үзенең әйтүе буенча аңарда актерлык сәнгатенә мәхәббәт уянган. Яңарып киткән сәхнәдә басып торганда актер моның ничек килеп чыгуы турында сөйләде:
Проектта катнашучы Маргарита Шибалова сорауларына җавап итеп, Сергей Казанда эшли башлавы, Тверь яшь тамашачы театрында эшләве, Мәскәүгә ничек күчүе һәм укуы турында сөйләде. Ул актерлык эше үзенчәлекләре, иҗат планнары белән уртаклашты. Киләчәктә кыенлыкларга да карамастан уңышка ирешүче ялгыз хатын-кызлар турында фильм төшерергә теләвен әйтте. Ул үзенең беренче режиссерлык эше – кыска метражлы “Старый вояка” фильмы турында җентекләп сөйләде. Фильм аның Бөек Ватан сугышында олы яшендә катнашкан карт бабасы белән булган вакыйгаларга нигезләнеп төшерелгән. 1945 елның гыйнварында сугыштан кайткач, ул кыш һәм яз буе Җиңүне көткән, ләкин 1945 елның 9 май иртәсендә үлгән. Төшерү Тверь өлкәсендә барган. Фильмда баш рольне СССРның халык артисты, Вахтангов исемендәге театр актеры Владимир Этуш уйнаган.
Төшерү процессына җитәкчелек итү яшь режиссерга җиңел булмый, ләкин бик ошый.
–Төшерү көннәренең берсендә кызыклы нәрсә булды. Яңгыр ява башлады, сценарий буенча ул яварга тиеш түгел иде. Билгеле ки, төшерү башка вакытка күчерелде, атмосфера киеренке иде. Графикка сыеша алмавыбызны аңлап, миңа төшерү төркеменә һәм актерга каты күрсәтмә бирергә туры килде. Ат яныннан узганда мин аңа актерга мөрәҗәгать иткәндәй эндәштем: “Ат, син монда гына тор, беркая да китмә!” – дидем. Сез ышанмассыз – ул шул урыннан беркая да китмәде, хәтта үлән дә ашамады, без эпизодны ничек кирәк - шулай төшереп алдык.
Әлеге фильмның премьерасы 2019 елның 6 маена – Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Владимир Этушның туган көненә билгеләнгән. Сергей бу фильмны премьерадан соң үзенең кече ватанында, төшерү әгъзалары белән район кешеләренең иҗади очрашуын оештырып күрсәтергә әзер булуын әйтте. ГИТИСны һәм Н.С. Михалков исемендәге кинематография һәм татр сәнгате академиясен тәмамлаган яшь режиссерның проектын Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Елена һәм Геннадий Тимченко фонды, “Ата йорты” мәдәниятне үстерү фонды хуплады. Дебютантның якташлары Алексей Демидов белән Рәмис Кәбиров та читтә калмады, алар да чын вакыйгаларга нигезләнгән кино тарихының никадәрле кызык һәм тормышчан икәнен күрделәр.
Очрашу азагында Сергей Батаев мәктәп буйлап экскурсия үткәргәннәре һәм әңгәмәне төшерүдә катнашканнары өчен китапханәче Елена Фроловага һәм әлеге мәктәп укучысы Дарья Постниковага рәхмәт әйтте. Газета битләре аша Сергей алексеевскилыларга булышканнары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, ә яшьләргә авырлыклардан курыкмыйча, үз максатларына ирешүләрен теләде.
Актер һәм режиссер белән тулы интервьюны газета сайтыннан һәм социаль челтәрләрдән укырга була.