Радиотелеүзәк алексеевскилыларны кисәтә

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Радиотелеүзәк алексеевскилыларны  барлык телерадиокомпанияләрнең программаларын тапшыруны туктату турында кисәтә.

23 июльдән 26 июльгә кадәр иртәнге 10 нчы 15 минуттан алып кичке 5 кә кадәр Зур Полянка (Биләр) торак пунктындагы радиотелеүзәкнең антенна мачтасында планлы ремонт-профилактика эшләре үткәрелү сәбәпле җиһазлары радиотелеүзәктә урнаштырылган барлык телерадиокомпанияләрнең программаларын тапшыру туктатылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International