Бистәне төзекләндерү ишегалларының чисталыгыннан башлана

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Районның барлык хезмәт коллективлары, шимбә өмәсендә катнашып, тәртип урнаштырдылар: чүп-чарны җыештырдылар, чыбык-чабыкларны юк иттеләр, үләннәрне чаптылар. Өйләр яныннан үткәндә юк-юк та  аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән бакчаларга, эскәмияләр, урналар куелган йортларга күз төшә. Ләкин өйләр  янында озак вакытлар ауналып ятучы төзү материалларын һәм кеше биеклеге үскән каракураны да күрергә мөмкин.  Чит кеше ишегалдындагы чүп-чарны җыештырганда үз территорияңдә чисталыкны саклау зарурлыгын аеруча да кискен тоясың. Ләкин, ни кызганыч, бөтен хуҗаларны да кайгыртучан дип атап булмый: өй яннарында чүп-чар, пыяла һәм пластмасса шешәләр,  чабып алынмаган үлән мондый эссе көннәрдә янгын килеп чыгу сәбәпләре булып торалар - бу хуҗаларның шапшак икәнлеген күрсәтеп тора. Алексеевск шәһәр җирлеге хакимияте вәкилләре тәртипсезлекләрне ачыклау һәм бетерү максатында урамнарны берничә кат карап, тикшереп чыктылар. Административ комиссия эшли, ул бозучыларга карата төзелгән беркетмәләрне карый (биш административ беркетмә карауга  җибәрелде). Ләкин “күрше”нең бу ачы тәҗрибәсе дә күпләрне бернәрсәгә дә өйрәтмәде. Район үзәгенең 300 гә якын кешесе күрсәтмә – үзенә күрә өйләре янында тәртип урнаштыру кирәклеге турында кисәтү алды. Бу хәлдә төзелеш алып барыла торган участоклар искәрмә булып тора. Әлеге очракта Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитетында тәртипсезлек өчен санкциядән котылу максатында рөхсәт алырга кирәк.

Без районның уңай имиджы  турында кайгыртабыз. Шуңа күрә  пычрак өйләрнең  фотографияләрен урнаштыру хокукын үзебездә калдырабыз. Бәлки, халыкның шелтәсе чисталыкка карата битараф кешеләргә тәэсир итәр.

  Алексеевск районы һәм бистәсенең чәчәк атуы күбесенчә үзебезгә – аның кешеләренә бәйле. Нәкъ менә без тәртипне саклауга хәлебездән килгәнчә өлеш кертергә тиешбез. Шимбә өмәләрен оештыруда актив катнашучы барлык алексеевскилыларга рәхмәт. Районыбызны бергәләп чистарак итик.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International