1 июльдә 1 нче Алексеевск урта мәктәбенең география һәм сынлы сәнгать укытучысы Уфимцев Андрей Юрьевич үзенең юбилеен билгеләп үтте. Газета битләрендә яраткан педагогларын, хезмәттәшләрен һәм әтисен якыннары котлый.
– Андрей Юрьевич Казан дәүләт педагогия университетын “география” белгечлеге буенча тәмамлый һәм менә 27 ел инде безнең мәктәптә эшли. Моннан тыш, әлеге искиткеч педагогка сыйныф җитәкчесе булу вазыйфасы да йөкләнгән. Аның сыйныфы укучылары остазлары җитәкчелегендә конкурсларда, күргәзмәләрдә һәм төрле дәрәҗәдәге социаль яктан ориентлашкан проектларда катнашалар һәм аларда призлы урыннар алалар – дип сөйләде мәктәп директоры Елена Петровна Белова.
– Андрей Юрьевич – әйбәт дизайнер, бик матур итеп рәсем ясый. Без сыйныф бүлмәләрен ремонтлаганда аңа ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итәбез. Ул аерым бер пөхтәлек таләп итә торган эшләрне башкарырга булыша. Ул бик ышанычлы кеше, әгәр вәгъдә бирә икән инде, һәрчак сүзендә тора. Андрей Юрьевич – кызыклы әңгәмәдәш, аның белән теләсә нинди темага сөйләшеп була. Әле тагын ул һәрчак энәдән-җептән генә киенә, матур һәм модалы киенергә ярата. Кайбер әйберләрне үзе дә тегә, һәм аның теккән киемнәре бик матур килеп чыга. Әйтергә кирәк, хезмәттәшебез – менә дигән гаилә башлыгы. Ул гаиләсен ярата, кызлары турында кайгырта. Аңа исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, эшендә уңышлар, күңел күтәренкелеге, барлык теләкләре тормышка ашуын телисе килә, – дип юбилярны хезмәттәшләре Нина Юрьевна Бочкарёва белән Людмила Евгеньевна Трифонова котладылар.
– Мин үзем горурлана торган кешене котларга телим. Миңа калса, әтием дөньядагы бөтен нәрсәне белә һәм эшли. Аның куллары алтын. Ул тегә һәм тәмле итеп пешерә белә. Шулай ук бик матур итеп рәсем ясый һәм шаярып сөйләшә. Ни дисәң дә, ул бит инде бу дөньяда ярты гасыр яши. Мин ышанам, алда әле аның бәхетле көннәре бик күп булачак. Юбилеең белән, әтием! Саннар саннар булып кына калсыннар. Бүген мин сине туган көнең белән котлыйсым һәм гел шундый булып калуыңны телисем килә, – дип яза кызы Алина.
– Андрей Юрьевич – безнең яраткан география һәм сынлы сәнгать укытучыбыз. Карар торышка аңа 49 яшьне бирәсең, ләкин күңеле белән ул әле һаман да унсигездә. Андрей Юрьевич бай юмор хисенә ия, ул үзенең дәресләрендә дә шаяртып алырга ярата. Бик акыллы һәм шуңа күрә теләсә кайсы сорауга җавап бирә, хәтта шул хакта берәр вакыйга турында да сөйләп ала. Юбилей көнендә Андрей Юрьевичка ныклы нервлар һәм корычтай сәламәтлек телисе килә. Һәрвакыт шундый шат һәм яхшы күңелле булып калыгыз, – ди 8 Б сыйныф укучылары исеменнән Даша Постникова.
– Безнең сыйныф җитәкчебез – искиткеч әйбәт кеше, ул безнең шау-шулы сыйныфыбызны каты кулында тотты, безне яңа җиңүләргә һәм казанышларга этәрде – бу Андрей Юрьевич Уфимцев. – Сүзе һәм эше белән ярдәм итәргә, күңелебезне күтәрергә, рухландырырга сәләтле ул. Сезгә безне тәбрияләүгә һәм укытуга түккән көчегез өчен рәхмәт. Сезгә, кадерле педагогыбыз, акыллы тиктормас укучылар һәм нык сәламәтлек телибез, – диләр 2004 елда мәктәпне тәмамлаучылар.