Алексеевскилыларның эссе волейболы

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

30 июньнән 2 июльгә кадәр Мамадыш районы Соколки бистәсенең алтынсыман ком  пляжында  пляж волейболы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды.

Тренер Алексей Елдашев әлеге ярышлар турында болай сөйләде:

 - Беренчелек  2002-2003 елгы малайлар һәм кызлар арасында Б төркемендә (кечкенә шәһәрләр һәм авыл районнары) узды. Волейбол бәйрәменә 15 – малайлар,  19 кызлар командасы гариза биргән иде. Безнең районнан малайлар командасына Олег Холюнов, Антон Гордеев (тренерлары Абдуллин М.Г.); кызларның беренче командасына - Виктория Антонова, Надежда Тюрина, икенче командасына Регина Парфенова, Нина Антонова (тренерлары Елдашев А.К.) керде. Кызларның ике командасы да төркем этабында узган ярышлар призерлары - Сарман командалары белән очрашып, аларга оттырды. Беренче команда ышанычлы төстә Әлки-2 һәм Нурлатны, икенче команда Чирмешән командасын җиңде. Үз төркемнәрендә икенче урынны алып,   откан һәм оттырган туплар арасындагы аерма буенча Регина Парфенова һәм Нина Антонова плейофка эләктеләр. Биләр сигезлегендә Мамадыш-1 белән очраштылар һәм, тәҗрибәлерәк көндәшләренә оттырып, турнир таблицасында 8 нче урынны алдылар.

Левашево яшүсмерләре Мөслим-2 һәм Чирмешәнне җиңеп, үз төркемнәрендә җиңү яуладылар, алар да иң көчле командалар сигезлегенә эләктеләр.

Аннары  малайларыбыз жирәбә буенча узган ярышлар призеры Мөслим-1 белән уйнадылар  һәм 13:15 һәм 12:15 исәбе белән җиңелделәр. Исәпләнгән коээфициент буенча алар, зуррак көндәшләр белән уйнасалар да, таблицада 5 нче урынны алдылар.   

Бөтен малайлар һәм кызлар ярышлардан канәгать калдылар. Алар башка район балалары белән дуслаштылар.

Малайларга үзләренең яшь төркемнәрендә узачак киләсе ярышларда уңышлар телисем килә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International