Алексеевск районына эш визиты белән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин килде.
Район җитәкчесе Сергей Демидов катнашында Биләр авылында эшче киңәшмә булып узды. Чакырылган авыл җирлекләре башлыклары үзләрен кызыксындырган сораулар биреп, “беренче зат”тан тулы җаваплар алдылар. Җыелучылар алдында Галина Белова җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында доклад ясады. Күп нәрсә: үзара салым, җир, салым салу мәсьәләләре турында сөйләштеләр, эшче кадрлар мәсьәләсен җентекләп карадылар.
Инфраструктур үсеш буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Анатолий Абакумов район авылларында гидротехник корылмаларның эшләве, шулай ук Алексеевск муниципаль районында янгынга каршы чаралар үткәрү турында сөйләде.
Әгъзәм Самат улы да Татарстан Республикасы спорт федерациясе президенты булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә үзенең визиты вакытында ул көрәш залына барды, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе көрәшчеләре белән аралашты, булачак һәм хәзерге чемпионнарга хәер-фатиха сүзләре әйтте.