ЮХИДИ инспекторлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

2018 елның 3 июле, сишәмбе

Кичә, 3 июльдә, ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бәйрәм хөрмәтенә эшләүче хезмәткәрләр дә, отставкадагылары да бүләкләр алдылар.

Район җитәкчесе Сергей Демидов исеменнән хезмәткәрләрне полиция бүлеге начальнигы, подполковник Вячеслав Яковлев котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Күпьеллык намуслы хезмәтләре, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын ныгытуга өлеш керткәннәре өчен полициянең өлкән лейтенантлары  Сергей Самсонов белән Рөстәм Хөсәенов, шулай ук отставкадагы полиция капитаны Ольга Кунаева Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидовның Рәхмәт хаты белән ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илфат Җаббаров, юл-патруль хезмәтенең өлкән инспекторы, полиция капитаны Илшат Хәсәнов һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспектор, полиция лейтенанты Алексей Макаров бүләкләнде.

 Шулай ук инспекторлар бәйрәме белән ДАИда 20 елдан артык эшләгән Эчке эшләр министрлыгы ветераннары советы рәисе Рәфис Шиһапов  та котлады. Ул ЮХИДИ бүлеге  начальнигы Илфат Җаббаровка һәм өлкән инспектор Илшат Хәсәновка ДАИ-ЮХИДИ хезмәте оештырылуның 82 еллыгы хөрмәтенә истәлекле билге тапшырды. Ә отставкадагы  полиция капитаны Ольга Кунаевага  Рәфис Шиһапов “I дәрәҗәдәге хезмәттә аерылып торган өчен” медален тапшырды.

Эчке эшләр министрлыгы ветераннары шулай ук иртәнге 4 тә  28 километр велосипедта уздылар һәм Чулман елгасында су процедуралары үткәрделәр.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International