Алексеевск районында казаклар бәйрәме

2018 елның 3 июле, сишәмбе

 

Президент грантлары фонды хуплаган “Казаклар бистәсе” проекты грантын гамәлгә ашыруны дәвам иттереп, Алексеевск станицасы казаклары 28 июньдә Левашево авылында авыл бәйрәме оештырдылар.

 Авыл мәдәният йортында очрашу башланыр алдыннан левашеволылар изге Алексий мәхәлләсенең правослау яшьләре студиясе эшен: “Раштуа әкияте”н һәм кыңгырау чыңы фестивале, Җиңү һәм   Алексеевскида “Үлемсез полк” турында видеоролик карадылар. Шуннан соң станица атаманының ярдәмчесе подхорунжий Алексей Вангаев бәйрәмдә катнашучыларга Кама аръягының оборона корылмалары тарихы һәм аны саклаучы Биләрнең ат полкы турында сөйләде. Әлеге проект аның 285 еллыгына багышланган.

 Аннары Алексеевск станицасы казагы Артур Жданов шашка белән сугышу алымнарын күрсәтте. Ә ахырдан XVIII, XX һәм XXI гасыр формасын кигән казаклар салкын корал белән сугышып күрсәттеләр.

Тамашачылар, бигрәк тә кечкенә балалар, моны күрепп, таң калдылар, ә авыл кешеләре казакларның үзләренә ешрак килүләрен сорадылар. Станица казаклары белән аралашып, левашеволылар аларның тормыш рәвеше белән кызыксындылар. Ә Левашево мәктәбе укытучысы Татьяна Демидова авылда казаклар белән бәйләнгән мәгълүматлар белән уртаклашты: аксакалларның хатирәләре буенча чиркәү янында округ атаманы күмелгән булган, ә Базяководан ерак түгел казаклар заставасы урнашкан. Татьяна Леонидовна мондый мәгълүматны эзләүдә булышырга әзер булуын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International