Алексеевск районында район җитәкчесе Сергей Демидовның авылларга барып гражданнарны кабул итүе старт алды.
Бу атнада Сергей Анатольевич лебединолылар һәм Бутлеровка авыл җирлеге кешеләре белән очрашты инде.
3 июльдә гражданнар Ялкын һәм Ромодан авыл җирлекләрендә кабул ителәчәк. Ялкын авыл җирлегендә кабул итү көндезге 2 дә башлана. Язылу өчен телефоннар: 2-53-31, 3-32-31.
Ромодан авыл җирлегендә кабул итү кичке 4 тә башлана. Язылу өчен телефоннар: 2-53-31, 3-00-60, 3-00-44.