Бистәнең 1 нче мәктәбендә махсус агентларга  тантаналы төстә аттестатлар тапшырдылар

2018 елның 29 июне, җомга

Бистәнең 1 нче мәктәбендә махсус агентларга аттестатлар тапшырдылар.

 Бу мәктәптә чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлар тапшыру күбрәк ТВ-шоуга охшап кала.

 Быел да педагог-оештыручы Ольга Курсанова  әлеге вакыйганы махсус агентларның чыгарылыш кичәсенә әйләндерде: егетләр кара пиджаклардан һәм күбәләкләрдән, кызлар купшы кичке күлмәкләрдән иде. Кызыл тар келәмгә чыккач, һәр чыгарылыш сыйныф укучысына аның холкын һәм мәктәп елларында алган белемен тасвирлаучы тасвирлама бирелде. Укучылар үз остазларына рәхмәт әйттеләр һәм мәктәп белән бәйләнгән  берничә күңелле миниатюра күрсәттеләр. Мәктәп директоры Елена Белова да аттестатлар һәм активистларга грамоталар тапшырганда хисләрен яшерә алмады. Валерия Старцева белән Екатерина Балялинага медальләр тапшыру вакытында озакка сузылган кул чабулар яңгырады. Бигрәк тә мәктәпнең дан казанган көрәшчеләре: дөнья һәм Росия чемпионнары Алексей Абрамов белән Тимур Латыйповны хөрмәтләделәр. Спорт мәктәбе директоры Рөстәм Кәбиров аларга күренекле уңышлары өчен рәхмәт әйтте. Мәктәптә һәм районда баскетболны үстергәне өчен тренер Борис Малафеев Марат Шәйхетдиновка рәхмәт сүзләре әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International