Биләр юл чатында светофор эшли

2018 елның 29 июне, җомга

Биләр юл чатында (район үзәгендә) хәрәкәтне светофор җайга сала башлады.

 Шул рәвешчә, Оренбург юлының баш бәласе булган машиналар күп йөри торган өлешеннән узу мәсьәләсе хәл ителде.

- Ниһаять, юлның әлеге участогында светофор куйдылар. Мондый зарурлык күптән өлгереп җиткән иде инде, - дип уртаклаша тәэсирләре белән машина йөртүче Александр Ольнев, - хәзер юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгән шартларда  биредән узу  куркыныч булмаячак.

Светофорның көйләнеше юл чатыннан шактый тиз үтеп китәргә мөмкинлек бирә. Оренбург юлыннан баручы машиналар агымы һәм әлеге юлны аркылы чыгучыларның гаять күплеге исәпкә алынды.

Җәяүлеләргә юл-транспорт фаҗигаләренә тарымас өчен җир өстендәге җәяүле кичүеннән файдаланырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International