"Сәләт" яңалыклары: иң яхшы спикерлар - ARTS BILER FORUM  катнашучылары өчен

2018 елның 29 июне, җомга

  ARTS BILER FORUM кысаларында белем бирү программасы старт алды

Сәләт Биләр Форумы өчен ARTS BILER FORUM бөтенләй яңа форматта һәм характерда булганлыктан,  белем бирү программасы да искәрмә булмады. Быел ул бөтенләй яңа рәвеш алды: мастер-класслар + сайлап алулар.

 Бөтен кешегә билгеле булганча,  Биләрдәге икенче форумга талантлы бию, музыкаль коллективлар, актерлар һ.б.лар җыелды. Шул көннән балаларның интенсив мастер-класслары, танылган шәхесләр катнашында караулар башланды. Бүген спикерлар һәм жюри әгъзалары арасында Россия актеры, кинорежиссер, хореограф Егор Дружининны; җырчы, актриса, Россия театр сәнгате институты – ГИТИСны тәмамлаган, «Алтын Барс» һәм «TMTV» премияләре лауреаты, “Үзгәреш җиле-2017” фестивалендә катнашкан Гөлназ Батталованы,  хореограф, биюче, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры хореографы,”Алтын битлек” милли театр премиясе иясе Нурбәк Батулланы, шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаны һ.б.ларны күрергә була иде.

 Форум, сайлап алулар турында безнең белән “Театр юнәлеше” номинациясендә жюри әгъзасы Йолдыз Миңнуллина үзенең хис-тойгыларын уртаклашты.

- Сөйләгез әле, сез Сәләт белән ничек таныштыгыз, сез бергәлек белән кайсы елдан бер дулкында?

 - Әйтергә кирәк, Сәләт белән мин бик күптәннән таныш. Якынча 8 нче сыйныфтан. Биләргә, ата-бабаларыбыз җиренә мин һәр елны килергә тырышам. Биредә мин берничә рольдә булырга өлгердем: сәлкеш, әйдаман, укытучы булдым.

- Быел инде сез яңа амплуада – “Театр юнәлеше” номинациясендә жюри  әгъзасы. Безнең белән дә уртаклашыгыз әле: сез иң яхшыларның яхшыларын нинди критерийлар буенча сайлап аласыз?

-       Төп максатларыбызның  берсе – иртәгә, 29 июньдә булачак гала-концертка номерлар сайлап алу. Әйтергә кирәк, катнашучылар яшь төркемнәренә бүленгән, шулардан чыгып, критерийлар куела. Беренче чиратта без баланың әсәрне ничек тоюын, аны жюрига һәм тамашачыларга ничек җиткерергә икәнен аның ничек аңлавын  карыйбыз. Катнашучылар арасында гадәттән тыш талантлы, матур тавышлы, гомумән, чын сәхнә кешеләре  бар. Ләкин мин иҗат юллары башланганда аларны кирәкле юнәлешкә җибәрмәгәннәр,  тупас хаталар бар, күп кенә урыннарда интонацияләр буталып беткән, дип уйлыйм. Ләкин гала-концертка кадәр без жюри әгъзалары белән махсус мастер-класс үткәрергә җыенабыз, ул, безнең фикеребезчә, балаларга дөрес юнәлештә барырга булышачак.

 

- Хәзер күпләр, хәзерге яшьләр күпкә талантлырак, диләр. Сез моның белән килешәсезме?

 - Мин Сәләт кебек бергәлекләр күбрәк  кирәк, дип уйлыйм. Чөнки балаларны төрле яктан ачарга алар булыша. Син ничек кенә оялчан булсаң да, биредә хөкем сөрә торган атмосфера сиңа бөтенләй башка кеше булырга булышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International