Татарстан синоптиклары 29 июньнән 4 июльгә кадәрге чорда урманнарда югары янгын куркынычы турында кисәттеләр
ТР Гидрометцентр мәгълүматлары буенча күрсәтелгән срокта республика территориясендә урыны белән урманнарда 4 класслы янгын куркынычы көтелә.
Элегрәк синоптиклар яшен булачагы турында кисәткәннәр иде.
2018 елның 28 июнендә кичке 6 дан 29 июнендә кичке 6 га кадәр һава торышы
Көнбатыш Кама аръягы буенча
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез.
Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 м, көндез урыны белән көчәйгәндә 13 мга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +12.+15º,
һаваның максималь температурасы көндез +26..+29º.