Алексеевскида юл түшәмәсен яңартуга керештеләр. Юл полотносын күпләп реконструкцияләү кысаларында бистәнең үзәк урамнарында «Алексеевскдорстрой» эшчеләре ЗАГС бинасы алдындагы мәйданда асфальтның яңа катламын салдылар.
Эшләр асфальт салгыч һәм юл катогы ярдәмендә башкарыла.
Моннан тыш, Совет һәм Казаков урамнарында җәяүле сукмакларында бордюрлар кую эшләре дә алып барыла.
Хәзерге вакытта “Алексеевскдорстрой” эшчеләре район үзәгенең үзәк урамнарында асфальтның тигезли торган катламын салалар.