Казанда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” грантын алу өчен конкурс нигезендә сайлап алуга йомгак ясалды. Конкурста 82 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы катнашты. 30 иң яхшы балалар бакчасы 500 мең сум күләмендә грант иясе булды, алар арасында “4 нче Алексеевск башлангыч гомумбелем мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе дә бар.