Алексеевск районында авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе булып узды

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

 “Родина” колхозы базасында Татарстан орлыкчылык хуҗалыкларының зона семинар-киңәшмәсе булып узды. Киңәшмә барышында  “Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясенә керүче хуҗалык вәкилләре күп кенә мәсьәләләрне тикшерделәр. Ә сүз нәкъ менә орлыклык чәчүлекләрне сынап карау  һәм теркәү, склад биналарын йогышсызландыру, оригиналь һәм перспектив сортларга гаризалар әзерләү турында барды. Хуҗалыкларның ындыр табакларында “Россельхозцентр” белгечләре склад биналарын йогышсызландырып, сортлы бөртекле ашлыкны урнаштыруны күрсәттеләр. Басуда “Родина” колхозы рәисе Ильяс Әхмәтов  яңа югары продуктлы һәм перспектив сортларны күрсәтте һәм элиталы орлыклык материалны үстерү буенча тәҗрибә уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International