27 июньдә Биләр спорт комплексында пляж волейболы буенча ачык беренчелек булып узды. Ярышларда Левашево, Алексеевск, Биләр командалары катнашты. Әлки районының Алпар авылы кызлар командасы кунак булып килгән иде. Бөтен команда әйләнү системасы буенча уйнады. Кызу кояш астында командалар көнләшерлек үҗәтлек белән һәр очко өчен көрәштеләр. Шушы волейбол бәйрәмендә музыка уйнап тору уенчыларга дәрт өстәде, күңелләрен күтәрде. Ярышта барлык катнашучыларны салкын эчемлекләр белән тәэмин иткән А.Н. Шевелевка рәхмәт әйтәсе килә. Каты һәм хәлдән тайдыргыч көрәш нәтиҗәсендә урыннар түбәндәгечә бүленде:
егетләр: 1 нче урын –Левашево (тренеры Абдуллин М.Г.), 2 нче урын – Арсенал-1 (тренеры Мартынова В.С.), 3 нче урын – Биләр (тренеры Елдашев А.К.), 4 нче урын – Арсенал-2 (тренеры Мартынова В.С.). Кызлар: 1 нче урын – Биләр-1(тренеры Елдашев А.К.), 2 нче урын – Алпар, 3 нче урын – Биләр-2 (тренеры Елдашев А.К.).
Беренчелектә җиңүчеләр 30 июньдә Мамадыш районына Чулман яры буенда узачак республика ярышларына барачак. Аларга үз сүзләрендә нык торучанлык, хезмәт сөючәнлек һәм уңышлар телибез.