СӘЛӘТ яңалыклары

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

27 июньдә  изге Биләр җирендә быел икенче  Сәләт - ARTS BILER FORUM форумы старт алды.                                                                                                                                                                                                                          ARTS BILER FORUM – бу мөмкинлекләр киңлеге, анда катнашучылар уникаль белем һәм экспертлардан иҗат лабораториясе кысаларында тәкъдимнәр алачаклар, башка катнашучылар һәм экспертлар белән һөнәри мәдәни багланышлар урнаштыралар, төрле юнәлешләр һәм жанрларның үзенчәлекләре, шулай сайлаган юнәлешләре кысаларында яңа тенденцияләр белән танышалар, киләчәктә үсүгә импульс алалар.

 Форумның төп максаты –  талантлы балаларның, сәләтле яшьләрнең һәм аларның остазларының музыка, бию һәм театр сәнгате өлкәсендә иҗади потенциалын  гамәлгә ашыру һәм үстерү.

 “Сәләт” фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов барлык катнашучыларны, остазларны котлау сүзе белән каршылады:

– Сезне ата-бабаларыбыз җирендә сәламләвемә шатмын. Безнең өчен, сезнең өчен кебек үк, мондый форматтагы форум – ниндидер бер яңа нәрсә. Әлеге форумда бернинди дә көндәшлек булырга тиеш түгел. ARTS BILER FORUM сез мөмкин кадәр файдалы мәгълүмат алсын, кызыклы, атаклы кешеләр белән танышсын, яңа дуслар тапсын өчен булдырылды.

 Зур очрашу вакытында  барлык катнашучылар һәм  остазлар өч юнәлеш: музыка, хореография һәм театр юнәлешләре җитәкчеләре белән таныша алдылар. Заманча “Индиго” биюе студиясе җитәкчесе Венера Галимова –  бию җитәкчесе,   ГИТИСны тәмамлаган, “Үзгәреш җиле” фестивале лауреаты Зарина Вилданова – музыка, Кәрим Тинчурин исемендәге  театр актрисасы Гүзәл Галиуллина театр җитәкчесе булып тора.

 Шуннан соң җитәкчеләр якындагы өч көндә программаның нинди булачагы, нинди кунаклар, спикерлар һ.б. лар көтеләчәге турында сөйләделәр.

Ә без бүген үк инде бай эчтәлекле белем бирү программасы башлануын исегезгә төшерәбез.

 

  http://selet.biz мәгълүматы

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International