Яз җитү белән газетабызга телефоннан шалтыратулар ешая, аларда район үзәге кешеләре суүткәргеч суының сыйфатыннан зарланалар. Шулай ук бакчаларына су сибә торган алексеевскилылар су тарифларының нинди булуын аңламыйлар. Шул сораулар белән без экспертларга мөрәҗәгать иттек.
Сорау. Күгәрек су белән килеп туган хәлне ничек төзәтергә? Бу проблеманы бетерү өчен нинди чаралар күрелде?
Җавап. Анатолий Абакумов, башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары:
- Су скважиналарын 30-40 ел актив файдалану нәтиҗәсендә алар искерде, ә кайбер очракларда бөтенләй юкарды. Шуңа күрә районда һәм район үзәгендә скважиналарны һәм суэтем башняларын алмаштыру буенча зур эш башкарыла. Мәсәлән, быел Павёлкин һәм Тимирязев урамнарында суэтем башнялары алмаштырылачак. Соңгы өч айда Алексеевск районы авылларында биштән артык скважина алмаштырылды. Яңа су чыганаклары бораулау зарурлыгы да бар. Бу эш планлы төстә һәм адымлап эшләнә. Республика һәм федераль программалар нәтиҗәсендә без акрынлап кына су сыйфаты белән килеп туган хәлне яхшы якка үзгәртеп барабыз.
Ләкин районыбызда 200 километрдан артык суүткәргеч челтәрләре бар, алар вакыт узу белән тузалар. Шул сәбәпле торбаларны алмаштыру эше алып барыла. Район үзәгенең күп кенә урамнарында яңа суүткәргеч линияләр үткәрелде инде. Яңа челтәрләргә тоташкан кешеләрнең су бирү һәм сыйфаты белән проблемалары юк. Элеккегечә иске линияләрдән файдаланучылар исә аңлаешлы сәбәпләр аркасында уңайсызлыклар кичерәләр. Ләкин дәүләт программаларында катнашу безгә су сыйфаты һәм аны бирү проблемасы акрынлап кына хәл ителер, дип өметләнергә мөмкинлек бирә.
Сорау. Яшелчә бакчаларына һәм өй яны кишәрлекләренә су сипкән өчен счет-түләү нинди тарифлар буенча исәпләнә? Бакчалардагы “времянка”ларга су исәпләгечләр кую мәҗбүриме?
Җавап. Елена Мазанова, “Алексеевск водоканалы”ның баш бухгалтеры:
- Судан файдаланган өчен счет-түләү йә норматив, йә исәпләгеч күрсәткече буенча формалаша. Файдаланучы һәрчак үзе сайларга тиеш. Күп фатирлы йортлар өчен су сибү чорына норматив район башкарма комитеты тарафыннан куелган һәм елына 1200 сум тәшкил итә. Шәхси сектор өчен тариф участокның гомуми мәйданына карап билгеләнә, ләкин, кагыйдә буларак, ул аена якынча 700 сумга тигез.
Быел “времянка”ларга исәпләгечләр кую таләбе мәҗбүри түгел, чөнки исәпләү җайланмасы куюга каты таләпләр бар. Мәсәлән, исәпләгеч каты тоташтырмага беркетелергә тиеш һәм ул 5-6 елга пломбалана. Бу таләпләрне ачык җирдә үтәп булмый. Абунәче җайланманың техник таләпләр үтәлешенә һәм бөтенлеге өчен тулысынча җаваплы. Алай булмаганда штраф салу куркынычы бар. Шуңа күрә без “времянка”ны өйдәге исәпләгечкә тоташтырырга тәкъдим итәбез.
Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Рөстәм Хөснетдинов гражданнарның су сыйфаты буенча мәрәҗәгате өлкәсендә эшләрнең хәзерге хәленә аңлатма бирде:
- Катылыгы һәм тимер микъдары югары булган су - безнең төбәккә хас нәрсә. Суга анализны даими төстә ясап торабыз. Быел стандарт булмаган күрсәткечләрне (1%) бер тапкыр: Биләр авылында язгы ташкын чорында гына ачыкладык. Үткәргечтәге суның сыйфатына шикаятьләр белән гражданнарның мөрәҗәгатьләренә килгәндә, быел алар безгә кермәде, - дип сөйләде Рөстәм Рафикъ улы.
Судан файдаланган өчен халык исәпләгеч буенча ай саен акча түли, шуңа күрә алексеевскилыларның сыйфатлы ресурслардан файдалану теләге тулысынча нигезле.