Алексеевск районында халык алдында тыңлаулар булачак

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

9 июльдә Алексеевск районында халык алдында тыңлаулар булачак

Дүшәмбе көнне  сәгать 10 да Алексеевск балалар сәнгать мәктәбендә Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы җирләреннән файдалану  һәм бистә җирлеген төзү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү буенча халык алдында тыңлаулар булачак.

Үзгәрешләр проекты буенча мәгълүмат Алексеевск муниципаль районы сайтында урнаштырылган.

Проектка тәкъдимнәр  язма рәвештә эш көннәрендә иртәнге 10нан кичке 5 кә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Алексеевск муниципаль районы, Алексеевск ш.т.б., Павелкин урамы,18 нче йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International