22 июньдә, Алексеевск районында Хәтер һәм кайгы көнендә, Бөек Ватан сугышы башлануга багышланган истәлекле чаралар булып узды.
Традицион “Хәтер шәме” алдыннан икенче, шундый ук әһәмиятле “Завтра была война” акциясе булды. 1941-1945 еллардагы сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында “Завтра была война” акциясе үткәрелде, анда Россия Эчке эшләр бүлегенең Алексеевск районындагы хезмәткәрләре, эчке эшләр органнары ветераннары һәм хезмәткәрләрнең балалары катнашты.
Ә 22 июньдә иртәнге 4 тә алексеевскилылар Бөек Ватан сугышы башлануның 77 еллыгында Җиңү паркында үз тормышлары бәрабәренә Ватаныбызны саклаган кешеләрне хөрмәтләп искә алу өчен яшьләр һәм җәмәгать активистлары җыелды.
“Свет миру” правослау хәрәкәте егетләре, аграр колледж студентлары, “Алексеевск станицасы” казаклары, “Йолдыз” хәрби-тарихи клубына йөрүчеләр һәм Эчке эшләр министрлыгы ветераннары, иртә булуга да карамастан, шәмнәр кабыздылар һәм бер минут тын торып, сугыштан кайтмаучыларны искә алдылар.
Ветераннар советы әгъзасы Евгений Боровков яшьләргә мөрәҗәгать итте. Евгений Иванович, өлкән буын кешеләре сугышларны кичкән фронтовикларның өйләренә кайткач, ничек итеп халык хуҗалыгын торгызуга керешүләрен хәтерлиләр, шуның белән алар калганнарга үрнәк күрсәттеләр, диде.
“Йолдыз” хәрби-тарихи клубы җитәкчесе Владислав Осянин һәр кешенең бурычы – үлгән һәм һәлак булган батырларны онытмау, дип билгеләп үтте:
– Безнең өчен ирек һәмтыныч күк йөзен саклап калган халыкның батырлыгын онытырга хакыбыз юк, – диде ул.
Шулай ук Мәңгелек ут янында “Бердәм Россия” партиясенең “Тарихи хәтер” проекты кысаларында “Алексеевск станицасы” казак подхорунжие Алексей Вангаев Владислав Осянинга Җиңү байрагының күчермәсен тапшырды. Хәзер Җиңү символы “Йолдыз” хәрби-тарихи клубында торачак.
Әлеге акция яхшы традициягә әйләнә, һәм иртәнге сәгатьтә Мәңгелек ут янына килүчеләр саны елдан-ел арта бара.
Шул ук көнне Җиңү паркы янында район җәмәгатьчелеге һәм укучылар катнашында истәлекле митинг булды. Ә кичке 9 да “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең “Тарихи хәтер” федераль партия проекты кысаларында “Хәтер шәме” мемориаль акциясе булды.
Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбыз өчен һәлак булган сугышчыларның якты истәлеген, совет солдатының батырлыгын, фидакарьлеген, кыюлыгын һәм каһарманлыгын хөрмәтләп искә алу өчен 300 дән артык кеше чыкты.
Митингта катнашучыларга Әфганстан һәм Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары Советы рәисе Николай Гордеев, ветераннар советы рәисе, үзәк микрорайонның башлангыч бүлекчәсе сәркатибе Елена Макарихина мөрәҗәгать итте, алар фашистлар тоткынлыгында яки сугышта дошман кулыннан һәм техникасыннан үлгән кешеләрне яхшы сүз белән искә алдылар. Алексеевск районы яшьгвардиячеләре паркта җыелучыларга йөзләгән шәм өләшеп, каһарманнарыбыз хөрмәтенә аларны кабызырга тәкъдим иттеләр.
Төнге митингта алексеевскилылар тормышын да, сәламәтлеген дә кызганмыйча моннан 77 ел элек үз гаиләсен, илен, киләчәк буыннарны саклауга баскан канкойгыч Бөек Ватан сугышында катнашучыларны хөрмәтләп искә алдылар. Бүген исән-сау яшәүче ветераннар алдында баш иябез.
Акцияне Алексеевск районы авыллары да хуплады. Мәдәният хезмәткәрләре әлеге патриотик акцияне авылдашлары белән үткәрделәр.
Шул ук көнне Зирекледә “Память сильнее времени” митингы булып узды, ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларга багышланды. Һәйкәлгә бер минут тын торганнан соң чәчәкләр куелды. Ялкында да митинг булды, анда сугыш турындагы җырлар һәм шигырьләр яңгырады