22 июньдә Алексеевскида “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең “Тарихи хәтер” федераль партия проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы башлануның 77 еллыгына багышланган “Хәтер шәме” мемориаль акциясе булды.
Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбыз өчен һәлак булган сугышчыларның якты истәлеген, совет солдатының батырлыгын, фидакарьлеген, кыюлыгын һәм каһарманлыгын хөрмәтләп искә алу өчен 300 дән артык кеше чыкты.
Митингта катнашучыларга Әфганстан һәм Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары Советы рәисе Николай Гордеев мөрәҗәгать итте. Ул бабаларыбыз батырлыгын истә тоту һәм хөрмәтләү бик мөһим, алар безнең тормышыбыз, Ватаныбыз, киләчәк буыннар бәхетле яшәсен өчен көрәштеләр, дип билгеләп үтте. Хәтер һәм кайгы көнендә шулай ук ветераннар советы рәисе, үзәк микрорайонның башлангыч бүлекчәсе сәркатибе Елена Макарихина фашистлар тоткынлыгында яки сугышта дошман кулыннан һәм техникасыннан үлгән кешеләрне яхшы сүз белән искә алды. Алексеевск районы яшьгвардиячеләре паркта җыелучыларга йөзләгән шәм өләшеп, каһарманнарыбыз хөрмәтенә аларны кабызырга тәкъдим иттеләр.
Төнге митингта алексеевскилылар тормышын да, сәламәтлеген дә кызганмыйча моннан 77 ел элек үз гаиләсен, илен, киләчәк буыннарны саклауга баскан канкойгыч Бөек Ватан сугышында катнашучыларны хөрмәтләп искә алдылар. Бүген исән-сау яшәүче ветераннар алдында баш иябез.