Алексеевскилыларның «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр итү мөмкинлекләре бар.

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Эшкә рәсми рәвештә урнаштырмасалар, хезмәт хакын «конверт»та бирсәләр, болар турында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр итәргә мөмкин.
Бу эшчеләре белән хезмәт мөнәсәбәтләрен законда каралганча рәсмиләштермәүче, «соры» хезмәт хаклары түләүче эш бирүчеләрне ачыкларга һәм аларга карата чара күрергә ярдәм итәчәк. Бер үк вакытта рәсми булмаган мәшгульлекне киметү, мәҗбүри пенсия иминиятенә кертемнәрне түләүне арттыру мөмкинлеге туачак.
Мондый фактлар турында «Халык контроле»нең «Соры» эш базары» бүлегенә хәбәр итәргә була. Аның «Хезмәт хакы түләүнең яшерен төрләре» һәм «Хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү» дигән категорияләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International