Матди тәэмин итүнең гомуми суммасы төбәктәге яшәү минимумы зурлыгына җитмәүче эшләмәүче пенсионерларның пенсияләренә Пенсия фонды социаль өстәмә билгели.
Матди тәэмин итү суммасын билгеләгәндә пенсия, айлык акчалата түләү (социаль хезмәтләр җыелмасын да кушып) һәм РФ субъектлары законнары белән акчалата билгеләнгән социаль яклауның даими чаралары (бер тапкыр бирелүче социаль яклау чараларыннан кала) керә.
Алдарак атап үтелгән түләүләрне исәпкә алып, пенсионерның кереме аның төбәктәге яшәү минимумыннан түбәнрәк булып калса, пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр социаль өстәмә түләү билгеләнә.
“Исегезгә төшерәм: Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы зурлыгы пенсиягә социаль өстәмә түләү билгеләү максатында 2018 елга 8232 сум күләмендә билгеләнде”, - диде Эдуард Вафин.
Гамәлдәге законнар нигезендә пенсиягә социаль өстәмә түләү бары тик эшләмәүче пенсионерларга генә билгеләнә, теге яки бу эшчәнлекне башкару чорына социаль өстәмә түләү туктатыла.
МӨҺИМ!
Закон нигезендә социаль өстәмә түләү пенсионерның язма гаризасы нигезендә яңартыла.
Социаль өстәмә түләү алучы пенсионер хезмәт эшчәнлеген туктатканнан соң аны яңарту өчен гариза һәм эштән китү турындагы документ белән Пенсия фондының территориаль органына мөрәҗәгать итәргә тиеш.
.